Бертуган Сәгъдиевләр Кубогына бөтен Татарстаннан 800дән артык самбочы җыелды. Турнир Бөтенроссия самбо көненә багышланган Татарстан Республикасы беренчелеге һәм чемпионаты ярышларын төгәлләде.
Сореновны ачу тантанасы кысаларында ТР Спорт министры урынбасары Илдар Садриев барлык катнашучыларны сәламләде:
"Бүген бөтен ил самбо көнен билгеләп үтә. Нәкъ менә шушы көнне без турнир үткәрәбез – ярты гасыр буена бу спорт төрен үстерүгә багышлаган бертуган Сәгъдиевлар Кубогы.
Самбо-рухны чыныктыра һәм патриотлык тәрбияли торган милли спорт төре. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, егетләр генә түгел, кызлар да самбо белән шөгыльләнә. Ышанам, сез барыгыз да яшьтәшләрегез өчен үрнәк булып торасыз".
Чара Россия Федерациясе Спорт министрлыгы, Бөтенроссия самбо федерациясе, Татарстан Республикасы спорт министрлыгы һәм ТР самбо федерациясе ярдәмендә уздырыла. Ачылу тантанасы бүген иртән булды, шуннан соң беренче бәйгеләр башланды.