Татарстанның яшь гимнастлары Бөтенроссия ярышларында ике комплект алтын медаль яулады

2025 елның 17 ноябре, дүшәмбе

Мәскәүдә ел саен уздырыла торган «хыялга алга»бөтенроссия ярышлары тәмамланды. Татарстанның «Ракета» спорт мәктәбе укучылары 9-11 яшьлекләр арасында команда дисциплиналарында беренче ике урынны яуладылар.

«Бию гимнастикасы» номинациясендә алтын медальләрне Софья Богданова, София Григорьева, Софья Назарова, Софья Агафонова, Дарья Агафонова, Ева Барабанова, Александра Мартынова һәм Алинә Касыймова алды.

«Гимнастика платформасы» дисциплинасында Софья Богданова, София Григорьева, Карина Шакирҗанова, Софья Агафонова, Дарья Агафонова, Ева Жукова, Ева Барабанова һәм Милана Фионина җиңүчеләр булдылар.

Спортчыларны әзерләү белән тренерлар Елизавета Никифорова һәм Наталья Сөләйманова шөгыльләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International