Омскида 13 яшькә кадәрге спортчылар арасында бадминтон буенча Россия беренчелеге тәмамланды. Ярышларда илнең 25 төбәгеннән 134 яшь спортчы катнашты. Татарстанда тәрбияләнүчеләр шәхси зачетта җиде медаль яулап, яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Бату Гатин һәм Мария Назарова катнаш парлы разрядта алтын медаль яуладылар. Көмеш медальләрне хатын-кызлар арасында ялгыз разрядта Мария Назарова, ир-атлар арасында парлы разрядта Роман Балашов/Бату Гатин дуэты һәм хатын-кызлар арасында парлы разрядта Мария Назарова/Варвара Шмырева парлары алды.
Ир-атлар арасында Бату Гатин һәм Альберт Хисамов, ир-атлар арасында парлы разрядта Дамир Казакбаев һәм Альберт Хисамов бронза медальләргә лаек булдылар.
Гомумкоманда зачетында Татарстан җыелма командасы Түбән Новгород өлкәсе командасы белән өченче урынны бүлеште. Беренче урынны Приморье крае спортчылары алды,икенче урында-Мәскәү.