Казанда кыяга менү буенча Татарстан Республикасы Ачык Кубогы узды

2025 елның 17 ноябре, дүшәмбе

Узган ялларда «Мотор» спорт комплексында «авырлык» дисциплинасында кыяга менү буенча ярышлар узды. Татарстан Республикасының кыяга менү Федерациясенең Ачык кубогында Татарстаннан һәм күрше төбәкләрдән 200дән артык спортчы катнашты.

Ачылу тантанасында мәртәбәле кунаклар, шул исәптән Татарстан Республикасы спорт министрлыгы, Казанның Физик культура һәм спорт комитеты вәкилләре һәм спорт оешмалары җитәкчеләре катнашты. Чара кысаларында ведомство бүләкләре тапшырылды.

Татарстан Республикасы кыяга менү федерациясе президенты Станислав Яковлев Казан шәһәре Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Евгения Вәлиева «Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы» күкрәк билгесен, ә Елена Абрамова Казан шәһәре Башкарма комитетының Мактау грамотасын алды.

Шулай ук спортчы Алисә Вәлиевага кыяга менү буенча «Россиянең спорт мастеры» исемен тапшыру тантанасы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International