Кирилл Яруллин Ташкентта юниорлар арасында фехтование буенча Дөнья кубогы этабында көмеш медаль яулады

2025 елның 18 ноябре, сишәмбе

13-16 ноябрь көннәрендә Ташкентта фехтование буенча дөнья Кубогы этабы узды. Татарстанның Динамо спортчысы Кирам Яруллин кылыч белән ярышуда көмеш медаль яулады. Тагын бер россияле – мәскәүле Иван Новиков бронза медаль иясе булды.

Исегезгә төшерәбез, октябрьдә Әзербайҗанда узган БДБ илләре уеннарында ике спортчы да мактау пьедесталына күтәрелде, Россия җыелма командасы составында икенче урынны алды.

Кирам Яруллин-Казан шәһәренең фехтование буенча Россия спорт мәктәбендә тәрбияләнүче. Беренче тренеры-Данияр Кәлимуллин. Хәзер спорт мастеры Иван Терешкин һәм ир-атлар кылычы буенча Татарстан җыелма командасының өлкән тренеры, Халыкара класслы спорт мастеры Александр Падеровта шөгыльләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International