Самарада юниорлар арасында Россия Федерациясе Спорт министры, Россия Олимпия комитеты президенты Михаил Дегтярев призларына шпагаларда фехтовкалау буенча абруйлы Бөтенроссия ярышлары уңышлы тәмамланды. Турнирда бөтен илдән 300 гә якын иң көчле яшь фехтовкалаучы катнашты.
Татарстан Республикасы спортчысы Венера Шамьенова киеренке көрәштә бронза медаль яулап, яхшы нәтиҗә күрсәтте.