Азнакай районының 70тән артык укучысы ГТО нормаларын тапшырды

2025 елның 18 ноябре, сишәмбе

2025 елның 14 ноябрендә Азнакай районының Актүбә шәһәр тибындагы поселогындагы «Барс» спорт комплексында җирле мәктәп укучылары арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура – спорт комплексы нормативларын кабул итү бәйрәме булып узды. Чарада 8-11 сыйныфларда 70тән артык югары сыйныф укучысы катнашты.

Яшь спортчылар физик әзерлекләрен күрсәтеп, төрле сынаулар үтәүдә көч сынаштылар. Программага гимнастика скамьясында басып торган килеш алга таба авышу,биек аркылы салынып төшү,идәнгә терәлеп яткан килеш кулларны бөгеп һәм җәеп җибәрү,ике аяк белән этеп җибәреп урыннан озынлыкка сикерү,аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү,пневматик винтовкадан ату керде.

Әлеге чара «Россия спорты» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә, аның төп максаты-балалар һәм яшьләр арасында физик культураны һәм спортны популярлаштыру, шулай ук үсеп килүче буынны сәламәт яшәү рәвешенә тарту.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International