«Маяк» спорт комплексы базасында оештырылган яшүсмерләр арасындагы ярышларда илнең төрле төбәкләреннән җиде команда катнашты.
Турнирның алтынын тренер Тимур Мирасов җитәкчелегендәге Татарстан-2014 җыелма командасы яулады. Икенче урында-Денис Фадеев җитәкчелегендәге Татарстан-2015 җыелма командасы. Лидерлар өчлеген Щелково шәһәреннән «ИВС буенча СШОР» МО ДБУ командасы йомгаклады.