Нальчикта балкар шагыйре һәм мәгърифәтчесе Кязим Мечиев истәлегенә U-15 яшүсмерләре арасында ирекле көрәш буенча традицион бөтенроссия турниры узды.
Әлеге ярышлар Россиянең тупик (күчеш) беренчелеге статусын йөртә, аның нәтиҗәләре буенча киләсе сезонга илнең яшүсмерләр җыелма командасы формалаша. Быел турнирда 550дән артык яшь вольник катнашты. Алар 12 категориядә медальләр өчен көрәште, аларның һәрберсендә җиңүче шулай ук Россия-2026 беренчелегендә чыгыш ясау хокукын алды.
Бу ярышларда Татарстан көрәшчесе Дамир Кошаков көмеш медаль яулады.