10 ноябрьдән 19 ноябрьгә кадәр ТР Спорт министрлыгының Республика физик культура һәм яшүсмерләр спорт үзәге республиканың спорт мәктәпләре тренер-укытучылары өчен квалификация күтәрү курслары үткәрде. Укуларда Казаннан һәм Татарстанның 10 муниципаль районыннан 22 спорт төре буенча 55 белгеч катнашты.
Курслар эшенә фән докторлары, биш фән кандидаты, Казан юридик институтының ОРД кафедрасы башлыгы полиция полковнигы, республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәгенең югары категорияле спорт медицинасы табибы, шулай ук РСАШ ДБУ инструктор-методистлары һәм Казан шәһәренең «Тасма «ФСО» СШОР, Казан шәһәренең «Хезмәт резервлары «ФСО» СШОР тренер-укытучылары һәм РЦФКиЮС белгечләре җәлеп ителде.ТР МС.
Чара «Россия спорты»дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында узды.