Хибин узышы Бөтенроссия ярышларында алтын һәм көмеш – Татарстан чаңгычыларында

2025 елның 21 ноябре, җомга

Кировскида чаңгы узышлары буенча «Хибин узышы»Бөтенроссия ярышлары дәвам итә. Татарстанлы Савелий Коростелев 10 км дистанциядә классик стильдә шәхси узышта беренче урынны алды.икенче урынны шулай ук Татарстан спортчысы Сергей Ардашев алды.

Иң көчле утыз чаңгычы арасына Татарстан Республикасыннан тагын биш спортчы керде: Иван Горбунов (8 нче урын), Владислав Осипов (16 нчы урын), Виктор Иванов (21 нче урын), Вячеслав Мамичев (23 нче урын) һәм Руслан Җиһаншин (29 нчы урын).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International