Чаллының 12 нче номерлы спорт мәктәбендә дзюдочылар һәм тренерлар өчен пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме куркынычы янаганда гамәлләр буенча инструктаж узды. Чара 24 ноябрьдә Татарстан Республикасы Дзюдо федерациясе президиумы әгъзасы Алексей ваничков ярдәме белән узды.
Инструктажны хезмәтне саклау буенча белгеч Александр Ксенофонтов София Меньшикова, Илшат Бариев, Олег Бессонов һәм тренерлар составы өчен үткәрде. Катнашучылар спорт объектларында экстремизмга каршы тору һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү чаралары комплексы кысаларында БПЛА куллану белән бәйле куркынычларга нәтиҗәле җавап бирү буенча кирәкле белем һәм практик күнекмәләр алдылар.