Татарстан спортчысы бадминтон буенча Бөтенроссия ярышларының абсолют чемпионы булды

2025 елның 25 ноябре, сишәмбе

Мария Назарова Россиянең атказанган тренеры Ю.и. Дорофеев истәлегенә Орехово-Зуевода узган Бөтенроссия яшүсмерләр ярышларында өч алтын медаль яулады. Татарстан спортчысы үзе катнашкан барлык дисциплиналарда да җиңеп чыкты.

Ярышлар 20-23 ноябрь көннәрендә Мәскәү өлкәсендә узды, анда Россиянең 11 төбәгеннән 371 катнашучы чыгыш ясады. Мария Назарова хатын-кызлар арасында ялгыз разрядта, хатын-кызлар арасында парлы разрядта Мәскәү өлкәсеннән Мария Мельникова белән парда, шулай ук катнаш парлы разрядта Ярославль өлкәсеннән Кирилл Борисов белән парда җиңү яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International