Казан дәүләт аграр университетының һәм Россия дәүләт гадел хөкем университетының спорт залларында «Төньяк-Көнбатыш» зонасының «А»дивизионы (кече вузлар һәм филиаллар) ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында Татарстан Республикасы Студентлар волейбол лигасының сайлап алу уеннары узды. Финалга юллама өчен Казанның 7 хатын-кыз һәм 9 ир-ат студентлар җыелма командасы көрәште.
Хатын-кызлар командалары арасында нәтиҗәләр:
1 урын — ышанычлы рәвештә Казан дәүләт аграр университеты командасы (тренерлары — Дмитрий Елистратов) яулады.
2 урын — Казан дәүләт медицина университеты командасы (тренерлары — Валерия Колясова).
3 урынны-Россия дәүләт гадел хөкем университеты командасы алды (тренерлары-Ринат Вәлиев).
Ирләр командалары арасында нәтиҗәләр:
1 урынны Казан дәүләт медицина университеты командасы яулады (тренерлары — Валерия Колясова).
2 урын — Иннополис Университеты командасы (тренерлары-Николай Сунцев).
3 урынны Казан югары танк команда училищесы командасы алды (тренерлары-Вадим Гусев).
Призлы урыннарны алган командалар «А» дивизионы Студентлар волейбол лигасының 2026 елның язында узачак финалына юллама алдылар.
Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасында «ТР Буревестнигы» физкультура-спорт җәмгыятенең уен төрләре бүлеге башлыгы Искәндәр Хареев һәм Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе башкарма директоры Мансур Кәримов катнашты. Алар спортчыларны уңышлы чыгышлары белән котладылар һәм финал уеннарында уңышлар теләделәр.