Татарстан Республикасында хатын-кызлар командалары арасында регби буенча чемпионат узды. Турнирда СРТ U20 командасы җиңү яулады.
Ярышларның көмеш призеры-МСРТ командасы, бронза медальләрне МВД КЮИ командасы яулады. Турнир таблицасында алар артыннан «Энергия», «Динамо» һәм КДАТУ командалары урнашты. Барлык матчлар да киеренке көрәштә узды һәм күпсанлы тамашачыларны җыйды.