Казанның Үзәк стадионы манежында 25 ноябрьдә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 2×2 форматында футбол турниры узды. Чара «ОВЗ Спорт»проекты елына багышланган иде.
«Бала/бала " дивизионында – 10, «ата-ана/бала» дивизионында 6 команда чыгыш ясады. Ярышлар тулы трибуналарда узды. «Икегә ике» уен форматы һәр катнашучыга даими рәвештә уенда булырга һәм активлык күрсәтергә мөмкинлек бирде. Турнир балаларның команда рухын үстерүгә һәм спорт аша социаль җайлашуга ярдәм итте. Барлык катнашучылар һәм призерлар истәлекле призлар һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.