Татарстан чаңгычысы Кировскида Россия Кубогының беренче этабында бронза яулады

2025 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе

Лидия Горбунова Кировскидагы чаңгы узышлары буенча Россия Кубогының ФосАгро беренче этабында ирекле стиль белән 10 чакрымга шәхси узышта өченче урынны алды. Спортчы 26 минут 52,5 секунд нәтиҗә күрсәтте.

Ярышта шулай ук Татарстанның башка вәкилләре дә катнашты. Дарья непряева финишка унынчы булып килде, Алеся Рушенцева 26 нчы урынны алды, Екатерина Мегедь ярышны 30 нчы позициядә тәмамлады. Россия Кубогының ярышлар сезоны 2026 елның 5 апреленә кадәр дәвам итәчәк һәм сигез этаптан тора, алар Кировскида, Төмәндә, Чусовода, Кирово-Чепецкида, Мирныйда һәм Сыктывкарда узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International