Түбән Каманың яшь дзюдочылары спорт мастеры Роберт Шәйхетдинов истәлегенә уздырылган турнирда җиде медаль алдылар

2025 елның 28 ноябре, җомга

Түбән Камада «Шинник» спорт комплексы базасында спорт мастеры Роберт Әнвәр улы Шәйхетдинов истәлегенә дзюдо буенча традицион турнир узды. Ярышларда төрле төбәкләрдән 120 дән артык яшь спортчы катнашты.

Түбән Каманың «Динамо» спорт мәктәбе укучылары яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. 28 кг авырлык категориясендә беренче урынны Богдан Дмитриев алды. 55 кг авырлык категориясендә Иван Лионов җиңүче булды.

Икенче урыннарны Георгий Галактионов, Дмитрий Степанов (30 кг), Айдар Вазетдинов (50 кг) һәм Әмир Әхкиямов алдылар. Бронза медальне нәзрулло Бәширов (34 кг) яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International