2025 елның 2 декабрендә Россиядә #ЩедрыйВторник узачак

2025 елның 28 ноябре, җомга

2016 елдан Россиядә Россия Икътисади үсеш министрлыгы ярдәмендә #ЩедрыйВторник уза. Бу вакыт эчендә инициативага илнең 260 торак пунктыннан 4600 оешма кушылды. Акцияләр уздырылган көннәрдә хәйрия оешмаларына иганәләр 3-4 тапкырга арта.

#ЩедрыйВторник хәйрия көне-коммерциячел булмаган оешмалар, бизнес, МАССАКҮЛӘМ мәгълүмат чаралары һәм җирле бергәлекләр өчен ачык платформа.

2025 елда #ЩедрыйВторник 2 декабрьдә уздырыла. Инициативада теләсә нинди сәяси булмаган оешмалар һәм шәхси затлар катнаша ала. Компанияләр бу көнне үзләренең социаль эшчәнлегенә игътибар җәлеп итү һәм хезмәткәрләр арасында волонтерлыкны активлаштыру өчен, ә коммерциячел булмаган оешмалар – фандрайзинг, яңа донорлар һәм волонтерлар җәлеп итү өчен файдаланалар.

Россиядә проектның координаторы булып «хәйриячелек мәдәнияте»Хәйрия фонды тора.

Инициативаны гамәлгә ашыру һәм катнашучылар файдалана ала торган чаралар үткәрү турында тулырак мәгълүматны проектның рәсми сайтында табарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International