Мәскәүдә 24-25 ноябрьдә «Динамо» спорт академиясендә спорт гимнастикасы буенча Михаил Воронин Кубогына 30 нчы халыкара турнир узды. Ярышларда сигез илдән 100 дән артык спортчы катнашты.
Даниел Маринов параллель борысларда күнегүләрдә 14,633 балл нәтиҗәсе белән алтын медаль яулады. Шулай ук гимнаст таянып сикерүдә 13,183 балл күрсәтеп, бронза медаль иясе булды. Команда зачетында Даниел чыгыш ясаган Россия җыелма командасы беренче урынны алды.