«Столица» юбилей турниры Идел буе университеты гимнасткалары медальләре белән тәмамланды

2025 елның 1 декабре, дүшәмбе

Нәфис гимнастика буенча «Столица» Х юбилей республика турниры Казанда, Гимнастика үзәгендә узды.

Нәфис гимнастика буенча «Столица» Х юбилей республика турниры Казанда, Гимнастика үзәгендә узды.

Төркемле күнегүләрдә Идел буе университетының беренче җыелма командасы бронза медаль яулады.

Составына Софья Долгова, Милана Сиверцева, Милана Плохотина, Анастасия Юрченко, Екатерина Логункова һәм Вероника Шевкунова кергән.

Университетның икенче командасы алтынчы нәтиҗә күрсәтеп, иң яхшы унлыкка керде. Команда өчен Елизавета Мурзина, София Колесниченко, Виктория Наумова, Алана Терегулова һәм Камилла Заһидуллина көрәште.

Шәхси программада Вероника Сысина аерылып торды, ул спорт осталары программасы буенча пьедесталның өченче баскычына күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International