XXXI район оешмалар, предприятиеләр һәм авыл җирлекләре Спартакиадасы кысаларында районда ирләр командалары арасында волейбол уеннары узды.
Ярышларда сигез команда катнашты. Волейбол мәйданчыгында беренчелек өчен Татех, спорт мәктәбе, мәгариф бүлеге, район хакимияте, Иске Ибрай, Щербен, Яңа Аксубай, Кривоозерка авыл җирлекләре дружиналары көрәште.
Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә билгеләнде::
1 нче урын – Щербень авылы җыелма командасы;
2 нче урын – район администрациясе командасы;
3 нче урын – Иске Ибрай авылы командасы.