Казанда 28 ноябрьдә РФ Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин җитәкчелегендә «Физик культура, спорт һәм яшьләр сәясәте» юнәлеше буенча 1 нче эшче төркем утырышы булды. Киңәшмә 2025 елда Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләләренә багышланган иде.
Чарада республика министрлыклары вәкилләре катнашты. Татарстан Республикасы спорт министрлыгы ягыннан министр урынбасары Алмаз Хөсәенов чыгыш ясады, ул Россия Федерациясенең «физик культура һәм спортны үстерү»дәүләт программасы кысаларындагы чараларны гамәлгә ашыру турында мәгълүмат бирде. Киңәшмәдә шулай ук республика территориясендә «Земство тренеры» программасын гамәлгә ашыруның барышы турында да фикер алыштылар.
Киңәшмәнең көн тәртибенә Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы линиясе буенча федераль программаларны гамәлгә ашыру, «яшьләр өчен төбәк» проекты кысаларында Яшьләр сәясәтен комплекслы үстерү, шулай ук яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү мәсьәләләре кертелгән.