Татарстан Республикасы «Динамо» ФСО һәм Чаллы дәүләт педагогика университеты (НГПУ) вәкилләре « Россия Студентлар лигасы Кубогы – 2025»ВТФ тхэквондо буенча бөтенроссия ярышларында ике алтын, көмеш һәм бронза алдылар.
Турнир Мәскәү өлкәсенең Комягино шәһәрендә узды. Татарстан җыелма командасы түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәтте:
Захар Басов (54 кг га кадәр) -1 урын
Даниил Жданов (74 кг га кадәр) - 1 урын
Анастасия Погорелова (53 кг га кадәр) - 2 урын
Эмиль Алиев (80 кг га кадәр) - 3 урын
"Гомумкоманда зачетында без 3 нче урынны алдык. Безнең җыелма команданың барлык спортчылары да турнирга килә алмады. Хәзерге вакытта төп спортчылар дөнья һәм Европа беренчелегенә әзерләнәләр", - дип уртаклашты тхэквондо буенча Татарстан Республикасы җыелма командасының баш тренеры Сергей Титкин.