Татарстаннан кылыччы Туниста юниорлар арасында Дөнья кубогы этабында бронза призер булды

2025 елның 2 декабре, сишәмбе

Кылыч белән фехтовкалау буенча Россиянең яшүсмерләр җыелма командасы Тунисның Хаммамет шәһәрендә үткән Дөнья кубогы этабында өченче урынны алды. Команда составында бронза медальләрне Татарстан спортчысы Кирилл Яруллин яулады.

Команда турнирында 17 илдән 51 кылыччы катнашты. Ярослав Борисов, Александр Иванников һәм Иван Новиков кергән Россия командасы чирекфиналда һәм ярымфиналда Согуд Гарәбстаны, Казахстан һәм Болгария командаларын җиңде. Өченче урын өчен матчта россиялеләр Франция командасы белән очрашты. Хәлиткеч көрәш Россия җыелма командасы файдасына 45:41 исәбе белән тәмамланды һәм командага бронза медальләр китерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International