Төмән өлкәсендә а.и. Тихонов исемендәге биатлон үзәге базасында 19-20 яшьлек юниорлар һәм яшүсмерләр арасында биатлон буенча бөтенроссия ярышлары тәмамланды. 10 км га спринтер ярышында икенче урынны Татарстан спортчысы Айдар Абдуллин яулады.
Айдар 24 минут 55,5 секунд нәтиҗә күрсәтте. Ярышта 70 спортчы катнашты, шуларның 64е финишка уңышлы килеп җитте.