Раменскида (Мәскәү өлкәсе) Бадминтон буенча Россиянең команда чемпионаты тәмамланды, ул 26-29 ноябрьдә узды. Турнирда илнең төрле төбәкләреннән 12 иң көчле команда катнашты.
Татарстан Республикасы җыелма командасы, Санкт-Петербург командасы белән бронза медальләрне бүлешеп, өченче урынны алды. Беренче урынны — Мәскәү өлкәсе командасы, икенче урынны Мәскәү командасы яулады.