Казанда Татарстан Республикасы спорт ветераннары берлеге президиумы утырышы узды

2025 елның 3 декабре, чәршәмбе

Көн тәртибенең төп темалары ветераннарны хөрмәтләү һәм өлкән яшьтәге кешеләр арасында спортны үстерү булды.

Чара барышында быел юбилей даталарын билгеләп үткән спорт ветераннары Ренат Айбәтов, Владимир Московский, Марат Рәхимов, Виктор Филиппов һәм Илгиз Фәхриев бүләкләнде.

Утырышта өлкән яшьтәге кешеләр арасында спортның торышы һәм аны үстерү перспективалары, спорт ветераннарына ярдәм итү һәм муниципаль районнарда спорт музейлары булдыру турында фикер алыштылар. Бу тема буенча нотыклар белән Питрәч һәм Балык Бистәсе районнары вәкилләре чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы бадминтон федерациясе рәисе Юрий Чаплыгин федерациянең өлкән яшьтәге кешеләр арасында эшне оештыру һәм бадминтон ветераннарына ярдәм итү буенча эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде.

Шулай ук Чүпрәле, Тәтеш һәм Кама Тамагы муниципаль районнарында Президиумның алдагы утырышы тәкъдимнәрен үтәүгә йомгак ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International