Бүген Балтач районының Карелино авылында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов балалар хоккей турнирына старт бирде. Чара бер ай элек «Россия — спорт державасы» форумы кысаларында Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан тантаналы рәвештә ачылган «Балтач Арена»заманча сарае бозында узды.
Хәзер Карелинода һәм Балтач районында яшәүчеләрнең барысы да ел әйләнәсе яраткан кышкы спорт төре белән шөгыльләнергә, сәламәтлекләрен ныгытырга һәм буш вакытларын актив үткәрергә мөмкинлек алдылар.
Турнир «Россия спорты» дәүләт программасы максатларына туры китереп, балалар һәм яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштырып уздырыла.
"Бүгенге көндә республикада 54 боз сарае ачылган инде. Рәис Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча 2030 елга Татарстанның барлык муниципаль районнарында ата - аналар балаларын спортка бирә алырлык объектлар төзү планлаштырыла», - дип билгеләп үтте ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов.
Боз сарайларын төзү буенча республика программасы буенча 5 ел эчендә 12 яңа объект барлыкка киләчәк. 2026 елда Аксубай, Яңа Чишмә һәм Тукай районнарында төзелеш башланачак.