Бүген Татарстан Республикасы спорт министрлыгында коррупциягә каршы көрәшкә багышланган интерактив квест-уен узды. Чара «Чиста караш» республика акциясе һәм «Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру»дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.
Уенның максаты-министрлык аппараты хезмәткәрләре арасында коррупция күренешләренә карата түземсез мөнәсәбәт формалаштыру, хокукый грамоталылыкны һәм коррупциягә каршы дөньяга карашны ныгыту. Квест барышында катнашучылар тематик бурычларны хәл иттеләр, мәнфәгатьләр конфликты белән бәйле катлаулы ситуацияләрне тикшерделәр һәм аларны хәл итүнең хокукый юлларын таптылар, намуслы хезмәт принципларын тирәнтен аңлауларын күрсәттеләр.
"Мондый форматлар-ул профилактиканың заманча коралы. Спорт гадел көрәшкә һәм кагыйдәләргә хөрмәт күрсәтергә өйрәтә. Шушы ук кыйммәтләр дәүләт хезмәткәренең һөнәри этикасы нигезендә ята. Без ачыклык, Законлылык һәм уй-фикерләрнең сафлыгы үрнәге булырга тиеш", - дип ассызыклады чара нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Хәмит улы Шәйхетдинов.
Квест үткәрү коллективта теләсә нинди коррупцион күренешләргә түземсезлек атмосферасы тудыру һәм кадрлар дисциплинасын ныгыту буенча министрлыкның комплекслы эшендә тагын бер адым булды.