Идел буе федераль округы төбәкләреннән 18 яшькә кадәрге волейбол командалары Бөтенроссия ярышларының ярымфиналына ике юллама өчен көч сынашты.
26 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр Ижауда волейбол буенча Идел буе федераль округы беренчелеге булып узды. Ярышларда Удмуртия Республикасы, Оренбург, Самара һәм Түбән Новгород өлкәләре, Мари-Эл Республикасы, Татарстан Республикасы һәм Пермь крае командалары катнашты.
Тренер Вячеслав Соколов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы командасы әлеге сайлап алу ярышларында, бары тик бер очрашуда – Түбән Новгород өлкәсе командасыннан гына калышып, икенче урынны алды.
2026 елның февралендә Татарстан егетләре Россия Беренчелегенең ярымфиналында чыгыш ясаячак.