Татарстан спорт министрлыгы җитәкчеләре ГТО нормативларын тапшыра

2025 елның 5 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы спорт министрлыгы хезмәткәрләре һәм җитәкчеләре «Хезмәткә һәм оборонага әзер»Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәүдә катнаштылар. Чара «Хезмәт резервлары»ГТО тестлаштыру үзәгендә узды.

Катнашучылар берничә дисциплинада нормативлар тапшырдылар, шул исәптән электрон коралдан ату, көч күнегүләре һәм сыгылмалылык күнегүләре.

«Безнең өчен, спорт ведомствосы хезмәткәрләре өчен, шәхси үрнәк һәм ГТО тапшыруда катнашу – сәламәт яшәү рәвешен күрсәтү генә түгел, ә комплексны республиканың барлык халкы арасында популярлаштыру эшенең мөһим өлеше дә. Без физик форманы саклау – бу актуаль, аңлаешлы һәм дөрес икәнен күрсәтергә тиеш», – дип билгеләде Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International