2025 елның 28-30 ноябрендә Казанда «Бадминтон үзәге» универсаль спорт комплексы базасында Идел буе федераль округының масштаблы төбәкара ярышлары: пилон спорты буенча ИФО чемпионаты һәм Беренчелеге, шулай ук пилон һәм һава гимнастикасы буенча Массакүләм спорт буенча төбәкара ярышлар узды.
Спорт бәйрәмендә Россиянең 13 төбәгеннән 326 спортчы катнашты. Чемпионатта һәм беренчелектә Идел буеның җиде субъектыннан җыелма командалар көч сынашты.
Киеренке һәм катлаулы көндәшлек көрәше шартларында Татарстан Республикасы җыелма командасы пилон спорты буенча ИФО беренчелегенең гомумкоманда зачетында өченче призлы урынны алып, югары класс һәм җиңүгә омтылыш күрсәтте.