Узган Бөтенроссия ачык айкидо фестивале кысаларында республика спорт җәмәгатьчелеге югары федераль бәя алды. Россия айкидо милли берлегенең (МСАР) Татарстан Республикасы буенча бүлеге «МСАР 2025 елның иң яхшы төбәк бүлеге»дипломына лаек булды.
Мактаулы бүләкне бөтен бүлекчә исеменнән Татарстан Республикасы буенча МСАР бүлеге рәисе Илдар Илгизәр улы Галиев алды. Бу җиңү регионда айкидоны үстерү, масштаблы чаралар оештыру, спортчылар әзерләү һәм бу көрәш сәнгатен төрле яшьтәге халык арасында популярлаштыру буенча уңышлы системалы эшне тану булып тора.