Татарстан спортчысы Россия җыелма командасы составында трамплиннан сикерү буенча «Тагильская сталь» Кубогында көмеш медаль яулады

2025 елның 9 декабре, сишәмбе

Түбән Тагилда 5 декабрьдә «Тагильская сталь» Кубогының кышкы этабы кысаларында трамплиннан чаңгыда сикерү буенча катнаш командалар ярышлары узды. Ярышлар суперкоманда (2+2) Форматында к-90 трамплинында узды.

Россия-2 җыелма командасы составында көмеш медальләрне Татарстан Республикасы спортчысы Данил Садреев яулады. Аның белән бергә командада Валерия Римденок (Санкт-Петербург), Александр Баженов (Сахалин өлкәсе) һәм Александра Кустова (Магадан өлкәсе) чыгыш ясады. Команданың гомуми нәтиҗәсе 813,2 балл тәшкил итте.

837,7 балл нәтиҗәсе белән беренче урынны Россия-1 командасы алды, 727,8 балл нәтиҗәсе белән өченче урынны Россия — 3 командасы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International