Мәскәүдә Россия Кубогы финалы һәм фитнес-аэробика буенча Бөтенроссия ярышлары тәмамланды. 1 декабрьдән 5 декабрьгә кадәр ярышлар мәйданчыгында илнең төрле төбәкләреннән спортчылар чыгыш ясады. Татарстан Республикасы вәкилләре ике көмеш медаль яулады.
«Шада спрайт» командасы «Хип-Хоп»дисциплинасында икенче урын алды. «Нирвана» командасы шулай ук «Аэробика 5 кеше»дисциплинасында чыгыш ясап, көмеш призер булды. Спортчыларны әзерләүне тренерлар Дарья Шарова һәм Екатерина Ячменева башкарды.