Пермьдә Morion Digital технопаркында 4 декабрьдә сәнәгать робототехникасын спорт программалаштыру буенча Россия чемпионаты һәм Беренчелеге финалы булды. Татарстан Республикасы командалары төп турнирда югары бүләкләргә лаек булдылар.
Россия чемпионатында беренче урынны Татарстаннан 2e-zero-eight командасы алды, алар 216 балл җыйды. 205 балл нәтиҗәсе белән Татарстанның Innopolis Robotics Society командасы икенче урын алды. Чемпионатта барлыгы 12 команда катнашты.
Яшь катнашучылар арасында Россия беренчелегендә Татарстанның «Спорная солянка» командасы 84 балл һәм өченче урынны яулады.
Чараны оештыручылар-спорт программалаштыру Федерациясе һәм Кама буе спорт министрлыгы. Турнирның приз фонды 500 мең сум тәшкил итте.