«Ракета» спорт комплексында Шамил Ганиев истәлегенә ирекле көрәш буенча II төбәкара турнир узды. Ярышларда 200дән артык спортчы катнашты.
Көрәш келәмендә Татарстан, Чебоксар, Тольятти, Ижевск, Пермь, Ульяновск, Киров, Оренбург, Орск, Арзамас һәм Идел буе федераль округының башка шәһәрләреннән спортчылар очрашты. Турнирда барлыгы 30 дан артык команда көч сынашты.
Бу көнне яшь көрәшчеләргә ТР Спорт көрәше федерациясе вице-президенты Ленар Гаянов, «ФОРТЭКС» ҖЧҖ генераль директоры Рәүф Галәмов, Казан шәһәренең ирекле көрәш федерациясе президенты Дамир Габделхаков, шулай ук ирекле көрәш ветераннары, Шамил Ганиевның укучылары һәм гаиләсе теләктәшлек күрсәтте.
"Мин Казанда инде 19 ел әтием истәлегенә турнир узуы белән горурланам. "Ракета" спорт мәктәбе диварларында Шамил Ганиевич спортчыларның берничә буынын тәрбияләгән, ул хөрмәтле тренер һәм яхшы кеше булган. Укучылар аңа тартылдылар, яраттылар һәм хөрмәт иттеләр», — дип сөйләде ярышларны оештыручыларның берсе, «Фортэкс» генераль директорының төзелеш буенча урынбасары Азат Ганиев. - Безгә үсәрлек һәм омтылырлык урыннар бар. Ләкин горурланырлык нәрсәләр дә бар: география һәм катнашучылар саны арта. Безгә башка төбәк, бөтенроссия турнирларында җиңүчеләр, шулай ук округлар һәм Россия беренчелекләрендә җиңүчеләр килә. Тиздән без бөтен Россиядән спортчыларны җыярбыз дип өметләнәбез».
Быел 8-14 яшьлек көрәшчеләр 17 авырлык категориясендә көч сынаштылар. Турнирның җиңүчеләрен һәм призерларын Казанның Физик культура һәм спорт комитетыннан истәлекле медальләр, дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләделәр.
Турнир 2007 елдан бирле үткәрелә. 20 ел элек бу локаль шәһәр, соңрак республика ярышы иде. Тик менә ике ел инде ярыш төбәкара турнир статусын йөртә.