Югорскта бокс буенча нефть илләре кубогы тәмамланды. Социалистик Хезмәт Герое, нефтьне беренче булып ачкан фарман Салманов истәлегенә XXI халыкара ярышларда 15 илдән 120 спортчы катнашты. Рингта 13 авырлык категориясендә – 48 дән 92+ кг га кадәр ярыштылар.
Сергей Сергеев 75 кг авырлык категориясендә алтын медаль яулады.Социалистик Хезмәт Герое Ф. К. Салманов истәлегенә багышланган ярышларда спортчы нормативны үтәде һәм халыкара класслы спорт мастеры исемен алды. Боксчыны әзерләү белән тренер Павел Козлов җитәкчелек итә.