Казанда Татарстан Республикасы билбау көрәше федерациясенең чираттан тыш сайлау конференциясе узды. Чара барышында оешманың яңа президенты итеп Расих Габдрахманов сайланды.
Конференция эшендә Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов катнашты: "билбау көрәшен үстерү – уртак эш, шуңа күрә барысына да кушылырга һәм ярдәм итәргә кирәк. Бергә эшләсәк, иңгә-иң куеп, тагын да зуррак уңышларга ирешербез дип ышанам", - диде ул.
Расих Габдрахманов-көрәш буенча Россиянең спорт мастеры, төрле тармакларда күпьеллык җитәкчелек тәҗрибәсе бар. Хәзерге вакытта ул «Зилант» спорт клубы президенты һәм көрәш буенча Казан шәһәре федерациясе рәисе. Физик культура һәм спорт үсешенә керткән өлеше өчен республика һәм башкала җитәкчелегенең Рәхмәт хатлары белән берничә мәртәбә билгеләп үтелде.
Федерациянең яңа җитәкчелегенә милли спорт төрләрен популярлаштыру, шулай ук спортчыларга һәм тренерларга ярдәм итү буенча системалы эшне дәвам итәргә туры киләчәк.