Ижауда «Удмуртия 2025» Бөтенроссия ярышлары – балалар арасында шахмат буенча Россия Кубогы финалы тәмамланды. Анда илнең 28 төбәгеннән 64 иң яхшы яшь шахматчы катнашты.
Татарстанның шахмат мәктәбе укучылары Р.Г. Нәҗметдинова югары нәтиҗә күрсәтте. 13 яшькә кадәрге яшь категориясендә беренче урынны яулаган Тихон Лионов җиңүче булды. 11 яшькә кадәргеләр арасында Архип Морозов өченче урынны алды.