Татарстан спортчысы-бокс буенча Бөтенроссия ярышларының бронза призеры

2025 елның 15 декабре, дүшәмбе

Башкортстан башкаласы Уфада Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган Хатын-кызлар арасында бокс буенча Россия чемпионаты тәмамланды.

Җиде көн дәвамында рингта илнең 48 төбәгеннән 163 спортчы көч сынашты. Чемпионат нәтиҗәләре буенча илнең иң көчле спортчылары билгеләнде.

Арчадан Марат Галиев җитәкчелегендә тренерлык итүче Татарстан спортчысы Гөлүсә Галиева чемпионатның бронза призеры булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International