Казанның «Ак Барс» клубы (махсус хоккей) Бөтенроссия ЛИН хоккей фестивалендә ышанычлы җиңү яулады. Команда турнирның барлык дүрт матчын да отып, бик яхшы нәтиҗә күрсәтте.
Тренер Тимур Садриев шәкертләре төп команда трофеен яулап кына калмыйча, шәхси бүләкләр дә алдылар. Рузаль Шәйдуллин фестивальнең иң яхшы капкачысы дип танылды, ә Руслан Хубатуллин иң кыйммәтле уенчы (MVP) исеменә лаек булды. Тимур Садриев үзе турнирның иң яхшы тренеры буларак бүләк алды.
Ярышларда Россиянең төрле төбәкләреннән барлыгы биш команда катнашты, 10 матч уйналды. Икенче урынны «Питер бандасы» алды, өченчене – Мәскәү җыелмасы. Бүләкләү тантанасын «Олимп» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең адаптив бүлеге фигуралы шуучысы Анна Ерофееваның күрсәтмә чыгышы бизәде.
Казан «Ак Барс» " Бөтенроссия фестивалендә җиңүе Татарстан Республикасында адаптив спортның югары дәрәҗәдә үсеш алуын һәм махсус лига хоккейчылары белән системалы эш нәтиҗәсе булуын ачык дәлилләде.