Татарстан фигуралы шуучылары Самарада Россия Кубогы этабында ике алтын медаль яулады

2025 елның 15 декабре, дүшәмбе

Самарада җирле спорт сарае бозында тимераякта синхрон шуу буенча зур турнир уза, ул Россия Кубогы этабын, «Самарочка» бөтенроссия ярышларын һәм Бөтенроссия физкультура чарасын берләштерә. Ярышларда илнең төрле төбәкләреннән 39 команда катнаша.

Ярышларның беренче көннәре йомгаклары буенча Татарстан Республикасы командалары ике югары бүләккә лаек булды.

Икенче разряд программасы буенча чыгыш ясаучы командалар арасында беренче урынны Татарстаннан «Матрешки» командасы алды. Икенче урынны Санкт-Петербургтан «Голден Прайз» коллективы яулады, өченче урында — Свердловск өлкәсеннән «Юность-преновисы» командасы.

Беренче разряд категориясендә шулай ук Татарстан вәкилләре — «Казаночка»командасы җиңү яулады. Мәскәү өлкәсеннән «Фриволите-1» көмеш, Санкт — Петербургтан «Санрайз-2» бронза медальләргә лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International