Чикләрсез Спорт: Аксубай районы барлык яшьтәге һәм мөмкинлекләрдәге кешеләрне ГТО нормаларын тапшыруга җәлеп итә

2025 елның 17 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) хәрәкәтенә барлык халкын актив җәлеп итеп, инклюзивлык һәм сәламәт яшәү рәвеше принципларына тугрылыгын күрсәтә. Узып баручы инвалидлар ункөнлеге кысаларында әлеге масштаблы акциягә Аксубай районы да кушылды.

Чаралар «Россия спорты» дәүләт программасы кысаларында оештырылган һәм халыкның барлык категорияләре арасында, балалар, яшьләр, өлкән буын кешеләре һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарны да кертеп, физик культураны һәм спортны популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Федоровка өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты карамагындагыларга, шулай ук «Нежность»халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендәге балаларга аерым игътибар бирелде. Катнашучылар өчен сәламәтлекнең индивидуаль үзенчәлекләренә туры китереп һәркемгә үз көчен һәм мөмкинлекләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә торган җайлаштырылган сынау программасы әзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International