Фехтование буенча Россия Кубогында татарстан спортчысы бронза медаль яулады

2025 елның 19 декабре, җомга

17-26 декабрь көннәрендә Смоленскида фехтование буенча Россия Кубогы кысаларында ярышлар уза. Ир-атлар арасында шәхси беренчелектә Татарстан вәкиле Марк мекешкин бронза медаль яулады.

17-26 декабрьдә уза торган Россия Кубогы сезонның төп турнирларының берсе булып тора, ул илнең иң яхшы спортчыларын, Олимпия уеннары чемпионнарын һәм призерларын, дөнья һәм Европа чемпионатлары җиңүчеләрен һәм призерларын, шулай ук яшь талантларны җыя. Ярышлар барышында төрле коралларда барлыгы 12 комплект медаль уйнатылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International