Турнир Казанның төрле секцияләреннән һәм мәктәпләреннән 100 гә якын спортчыны җыйды. Мавыктыргыч бәйгеләр ике мәйданчыкта узды, анда егетләр үзләренең дәрәҗәләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр.
Ярышлар йомгаклары буенча команда зачетында 1 урынны Динамо спортчылары алды.
Динамолылар шәхси зачетта 8 алтын медаль яуладылар:
- Наилә Сидикова,
- Каралина Әхтәмова,
- Әскәр Туктагулов,
Александр Кузьмин,
Мирон Тихонов,
- Данир Ханзафаров,
Тимур Хөбәев,
Милан Гусев.
Татарстан Республикасы "Динамо" җәмгыятенең тхэквондо һәм кикбоксинг бүлеге җитәкчесе Адам Хәбилаев ярышларда катнашучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм киләчәктә спортта уңышлар теләде.