16-19 декабрь көннәрендә Р.Г. Нәҗметдинов исемендәге республика олимпия резервы спорт мәктәбендә интеллектуаль көрәш атмосферасы хөкем сөрде. Биредә 9 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында шахмат буенча Республика сайлап алу турниры узды, анда җиңүчеләр Идел буе федераль округы беренчелегендә Татарстан данын яклау хокукы алачак.
Ярышларда республиканың алдынгы шахмат үзәкләреннән-Казан, Яр Чаллы, Яшел Үзән, Чистай һәм Саба районыннан яшь шахматчылар катнашты. Турнир яңа гына эшли башлаган гроссмейстерларның спорт карьерасында мөһим этап булды, аларга җитди ярышларда үз көчләрен сынап карарга мөмкинлек бирде.
Турнир җиңүчеләре һәм призерлары
Малайлар арасында:
1 урын — Михаил Шишов (Казан)
2 урын — Халид Гыйниятов (Казан)
3 урын-Евгений Гришин (Чаллы)
Кызлар арасында:
1 урын - Анна Андронаки (Казан)
2 урын - Майя Кван (Чаллы)
3 урын-Варвара Беляева (Чаллы)