Руслан Фәйзрахманов-брейкинг буенча дөнья чемпионатының бронза призеры

2025 елның 22 декабре, дүшәмбе

19-20 декабрьдә Дубайда брейкинг буенча дөнья чемпионаты уза, анда 40тан артык илдән иң көчле спортчылар катнаша. Россия җыелма командасы составына Татарстан Республикасы вәкилләре керде.

Ярышларның беренче көнендә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында «брейкинг» 1х1 олимпия дисциплинасында медаль комплектлары уйнатылды.

Ир-атлар ярышында 163 спортчы катнашты. Аерым билгеләп үтик, дөньяның иң көчле 8 спортчысы исемлегенә берьюлы өч Казан спортчысы керде: Нәҗип Миникаев (ZipRock), Руслан Фәйзрахманов (Ruslan FootRockets) һәм Евгений Первушкин (Cheerito).

Барлык баттллар нәтиҗәләре буенча пьедесталдагы урыннар түбәндәгечә бүленде. Дөнья чемпионы булып Казахстан вәкиле Әмир Закиров (Amir) танылды, көмеш медальгә АКШ җыелма командасы спортчысы Мигель Росарио (Gravity) ия булды. Дөнья чемпионатының бронза медален Россия Федерациясе җыелма командасы әгъзасы, «Original People» Казан командасы вәкиле Руслан Фәйзразманов яулады.

Иртәгә Дубайда командалар ярышлары башлана, аларда Казанның берьюлы берничә командасы катнаша һәм җиңү өчен көрәшә.

Белешмә өчен: Руслан Фәйзразманов – брейкинг буенча Россиянең спорт мастеры. Брейкинг буенча Россия җыелма командасы әгъзасы. 2024 елда БРИКС илләре уеннары җиңүчесе, 2025 елда брейкинг буенча Россия чемпионы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International