2025 елның 9-14 декабрендә Будапештта (Венгрия) дөньяның 28 иленнән һәм дүрт кыйтгадан иң көчле атлетларны җыйган дөньякүләм дәрәҗәле ярышлар узды. Бу киеренке көрәштә безнең гимнастлар Татарстанның дөньякүләм дәрәҗәдәге спортчылар тәрбияләвен исбатладылар.
Чыгыш йомгаклары:
Гайнуллина Динара (пилон спорты, 18+ категория, һәвәскәрләр) - 4 урын! Бу нәтиҗә-дөнья беренчелегенең дебютанты өчен чын сенсация.
Заһидуллина Әмилә (пилон спорты, яшүсмерләр Б категориясе, һәвәскәрләр) - 7 урын! Яшь спортчы планетаның иң көчле яшьтәшләре арасында республиканы лаеклы тәкъдим итте.